Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча Комиссиянең 5 нче утырышы узды, анда җиде гариза каралды. Комиссия әгъзалары караган ике проект әле яңа, аларны гамәлгә ашыру өстәмә рәвештә 38 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, республиканың алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә барлыгы 21,2 мең эш урыны булдырылачак.
«Чаллы», «Түбән Кама» һәм «Чистай» алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырыла торган 5 проектка төзелә торган эш урыннары саны, планлы инвестицияләр күләме һәм проектлар бәясе буенча үзгәрешләр кертелде.
Шулай ук резидент статусын алу өчен 2 гариза каралды. Бу килешүләрне төзү 38 яңа эш урыны булдырырга һәм 44,7 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Метаскан-Кама» ҖЧҖ «Менделеевск» алгарышлы үсеш территориясендә 14,7 млн сумлык профессиональ тикшерү һәм эзләү металл детекторларын җитештерүне оештыру проектын гамәлгә ашыра. Производствода 13 эш урыны булдырылачак.
«КАО «Поволжье» ҖЧҖ Чаллыда пенополистиролдан формалаштырып ясалган эшләнмәләр җитештерәчәк. Проект 30 млн сумга бәяләнә, аны гамәлгә ашыру 25 яңа эш урыны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Алгарышлы үсеш территориясе резидентларына бирелә торган преференцияләр һәм ташламалар, шулай ук Татарстанның эре, урта һәм кече предприятиеләренә дәүләт ярдәменең бөтен системасы республика икътисадының стабильлелеген һәм тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирә, агымдагы инвестиция проектларын уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итә һәм яңа инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Менделеевск алгарышлы үсеш территорияләре эшләп килә. 6 ел эшләү дәверендә аларның территориясендә 129 резидент җәлеп ителгән, алар тарафыннан 21,2 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.