Инновацияләргә ярдәм итү фонды (ФСИ) 3 бәйгедә катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә: «Планета буенча дежур торучы (XIV чират)», «АГРОНТРИ-2023», «Старт-2». Төбәк компанияләре, мәктәп укучыларын катнашырга һәм гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәмнән файдаланырга чакыралар. Соңгы 5 елда гына да Фонд бюджеты 63,8 млрд сум тәшкил иткән, 38,5 мең проект хупланган.
«Планета буенча дежур торучы (XIV чират)» Инновацияләргә ярдәм итү фонды бәйгесе мәктәп яшендәге яшьләр арасында космик технологияләр өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бәйгенең сайлап алуында җиңүчеләр 20 млн сумга кадәр акча алачак. Гаризалар 2023 елның 9 гыйнварына кадәр кабул ителә.
«АгроНаукиТехнологииРазвитиеИнновации – 2023» («АгроНТРИ-2023») Инновацияләргә ярдәм итү фонды бәйгесе шулай ук мәктәп яшендәге яшьләр арасында технологик иҗатны үстерүгә юнәлдерелгән. Җиңүче һәр чарага 5 млн сумга кадәр грант рәвешендә финанс ярдәме ала.
«Старт 2» бәйгесе» Инновацияләргә ярдәм итү фонды бәйгесе үсешнең башлангыч стадиясендә булган һәм коммерцияләштерү потенциалы зур булган үзләренең фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләре нәтиҗәләрен кулланып яңа товар, эшләнмәләр, технологияләр яки хезмәт җитештерүне үзләштерергә омтылучы яңа кече инновацион предприятиеләр булдыруга һәм гамәлдәгеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Проектлар цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы кебек юнәлешләр буенча бәяләнә.
Җиңүче предприятие 8 млн сумга кадәр грант ала алачак.
Үткәрелә торган бәйгеләр буенча тулырак мәгълүматны Инновацияләргә ярдәм итү фонды сайтында https://fasie.ru/ адресы буенча алырга мөмкин. «Кайнар линия» телефоны аша да мәгълүмат алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.