«Минем бизнес» үзәге һәм ТР Икътисад министрлыгы республиканың аз керемле һәм күп балалы гаиләләрендәге иҗади сәләтле балалар өчен хәйрия акциясенә йомгак ясадылар. Татарстаннан 6 бала Яңа ел каникулында Мәскәүгә китәчәк һәм аның төп истәлекле урыннарында, шулай ук Кызыл мәйданда балалар Яңа ел тамашасында булачак.
#мойбизнеспомогает акциясе талантлы балаларның иҗади потенциалына ярдәм итү һәм аларны киләчәктә үстерүгә этәрү өчен уздырыла. Акциядә эшкуарлар һәм битараф булмаган барлык гражданнар катнашты һәм балалар хыялын тормышка ашырды.
Декабрьдә «Минем бизнес» үзәге мәдәният йортларында һәм иҗат үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр исемлегеннән мохтаҗлар һәм үзенең иҗади эшчәнлегендә активлар категориясенә туры килүче акциядә катнашучыларны сайлап алды. Сайлап алынган балалар законлы вәкил белән бергә оешкан төркем составында Мәскәүгә барачак. Аларга рейсларда очу, яшәү һәм Кремль чыршысына бару бушлай биреләчәк.
Шулай ук сайлап алынган катнашучылар бүген үзмәшгульләрнең «Мин Татарстан инде ул» дип аталган Яңа ел ярминкәсе сәхнәсендә үз номерлары белән чыгыш ясадылар. Шунда ук бәйрәм шартларында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев тантаналы рәвештә яшь талантларга билетлар тапшырды.
#МойбизнесПомогает – Россия Икътисади үсеш министрлыгы бөтен ил буенча «Минем бизнес» үзәкләре белән берлектә оештыра торган хәйрия хәрәкәте. Акциянең төп максаты: бизнесны төбәк дәрәҗәсендә мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүгә тарту. Хәйрия фондларына, коммерцияле булмаган оешмаларга, социаль җаваплы бизнеска, социаль волонтерлыкка әлеге башлангыч күбрәк кешеләргә булышырга мөмкинлек бирәчәк.