«Яшь эшкуарлар – республиканың киләчәге»: Казанда мәктәп укучыларының хәйрия ярминкәсе узды

2022 елның 23 декабре, җомга

Казанда «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының хәйрия ярминкәсе узды. Татарстаннан төрле почмакларыннан яшь эшкуарлар үз продукцияләрен – кулдан эшләнгән зәркән һәм чыршы уенчыклары, тәм-том, үзенчәлекле интерьер предметлары, үстерелешле уеннар продукцияләре тәкъдим иттеләр. Җыелган акчаларның яртысын укучылар «Игелекле Казан» фонды карамагындагы яшьтәшләре Әнисә Гарипованы дәвалауга бирәчәк.

«Ярминкәдә катнашучылар – җитештерүчеләр. Укучылар үз куллары белән ясаган әйберләрен саталар. Бу балалар – асылда әзер эшмәкәрләр, илебезнең һәм республикабызның терәге», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министрының беренче урынбасары, Эшкуарлыкные һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев мәктәп ярминкәсен ачу тантанасында.

Аның сүзләренчә, республикада 200 меңнән артык үзмәшгуль бар. Киләчәктә мәктәп ярминкәсендә катнашучылар аларга кушыла яки бизнес алып баруның башка форматын сайлый алачак.

«Бүген биредә күргәннәрем республика үзмәшгульларе сата торган продукциядән берни белән дә аерылмый. Сезгә бары нәрсәнең яхшырак сатыуын нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, сезнең продукциягә ихтыяҗ булсын өчен нинди маркетинг стратегиясенә таянырга кирәклеген генә аңларга кирәк», – дип киңәш итте икътисад министры урынбасары яшь бизнесменнарга.

«Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучыларның яртысы – авыл мәктәпләре укучылары. Укудан соң балалар кече ватаннарында үз эшләрен ача, районның икътисади потенциалын үстереп, эш урыннары булдыра алачаклар.

«Аналитиклар фаразлавынча, 2050 елга халыкның 70 % ышәһәр халкы булачак. Әмма без яшь эшкуарларның киләчәгенә инвестицияләр кертеп, республикада бу процессны акрынайтырга тырыша алабыз», – дип ассызыклады Айрат Шәмсиев.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы Татьяна Иванова үз чыгышында «Мәктәп бизнес-старты»ның Татарстанда гамәлгә ашырыла торган зур масштаблы проект икәнлеген билгеләп үтте. Быел анда 62 гомуми белем бирү мәктәбеннән 12 меңнән артык укучы катнашты.

«Бу проект республика тарихына керде инде. Без Татарстан Президентына бу инициативаны хуплавы өчен рәхмәтле», – диде ул Т. Иванова.

«Мәктәп бизнес-старты» республика программасы кысаларында 5-7 сыйныф укучылары эшлекле уен форматында белем алдылар. Балалар эшкуар портретын төзеделәр, махсус тест үттеләр, үз проектларын, бизнес-планнарын һәм PR-кампанияләрен эшләделәр. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләрен тирәнтен өйрәнделәр. Алар командада эшләргә өйрәнделәр һәм үзләрен эшкуар итеп сынап карадылар. Ярминкәдә укучылар үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

«Яшь эшкуарларның «арзанракка сатып ал да кыйммәтрәк итеп сат» юлыннан түгел, ә җитештерү яки хезмәт күрсәтү юлыннан баруларына мин бик шат. Бу без аларның аңнарына кертергә теләгән төп нәрсә һәм бу – республика бездән көткән стратегик дөрес карар», – дип хәбәр итте «КидСпейс» балалар шәһәре җитәкчесе Елена Тихонова.

Ул балаларга эшкуарлык күнекмәләрен өйрәтү буенча эш республикада күптәннән алып барылуын да җиткерде. Әмма «Мәктәп бизнес-старты» – мондый масштабтагы һәм дәрәҗәдәге дебют проекты. Мәктәп ярминкәсе – 2022 елда әлеге программаның соңгы чарасы, әмма эш моның белән генә тәмамланмый. 2023 елның февралендә проектта катнашучыларны бизнес-кейслар чемпионаты көтә. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 20 команда катнашачак, алар составында 120 укучы көч сынашачак. Алар барысы да бик яхшы тәҗрибә алачак, ә иң яхшы ике команда «Сколково»га юл тотачак.

«Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар – ТР Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Киләсе елда «Мәктәп бизнес-старты» проекты республика районнарыннан тагын да күбрәк мәктәпләрне колачлаячак. Моннан тыш, Айрат Шәмсиев сүзләр буенча ул илнең башка төбәкләре өчен уңай үрнәк булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International