Социаль оешмалар Татарстан исеменнән «ЛАДЬЯ. Кышкы әкият – 2022» күргәзмәсендә катнаштылар

2022 елның 23 декабре, җомга

2022 елның 14 декабреннән 18 декабренә кадәр «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында Татарстаннан килгән социаль эшкуарлар «ЛАДЬЯ. Кышкы әкият – 2022» XXXII Россия Халык сәнгать һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсендә катнаштылар.

2022 елда ТР Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» Социаль өлкә инновацияләр үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасыннан 5 социаль эшкуар коллектив стендта катнашты. 

Татарстан Республикасын бүләк продуктлары белән «Бүләкләр кәрваны» ҖЧҖ, «ПКФ «Презент» ҖЧҖ, табигый материаллардан үзе җитештергән татар башмаклары белән ШЭ Галиуллин Наил Гаделҗан улы, татар орнаментлары элементларын куеп кулдан тукылган эшләнмәләре белән «Алексеевск сәнгать туку фабрикасы» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы символикасы төшерелгән сувенир продукциясе, кулдан эшләнгән пычаклар, декоратив бизәнү әйберләре белән «Бөек ефәк юлы» ҖЧҖ тәкъдим итте.

«ЛАДЬЯ» – Россиядә халык сәнгатенең бөтен спектрын тәкъдим итүче бердәнбер күргәзмә проекты. Ел саен Күргәзмә социаль әһәмияткә ия һәм бик популяр дип таныла. Күргәзмәдә иҗади берләшмәләр, шәхсән эшләүче халык һөнәрчелеге осталары һәм Россиянең күпчелек төбәкләреннән һөнәрчеләр катнаша.

Күргәзмә иҗади лаборатория, абруйлы һөнәри мәйданчык кына түгел, күргәзмә катнашучыларның һәм кунакларның эшлекле активлыгын – диалогны, дискуссияләрне үстерү, тармак үсеше проблематикасына чуму өчен аралашу мохите булып тора. 

Күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыруда ярдәм итү Татарстан Республикасында эшкуарларга ярдәм итү чараларының берсе булып тора. Социаль эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча консультацияне Казан шәһәренең «Минем бизнес» үзәгендә (Петербург ур., 28 йорт «Эшкуар йорты») алырга мөмкин. Телефоны 8 (843) 222-90-60(өст. 124, 118, 102), электрон адресы: cissrt@yandex.ru.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International