Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен SMM-таныту буенча түләүсез укыту узачак

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

«Минем бизнес» үзәге Россия социаль челтәрләрендә реклама кабинетларында эшләү буенча бушлай укулар уздыра. Үзмәшгульләр һәм эшкуарлар өчен SMM өлкәсендә әйдәп баручы эксперттан онлайн-курста яңа чынбарлык шартларында таныту һәм нәтиҗәле сату турында сөйләячәкләр.

Белем бирү курсы программасы түбәндәге темаларны үз эченә ала: 

  1. Кампанияләрне әзерләү 
  2. Социаль челтәрләр өчен материал белән эшләү 
  3. ВКонтакте да таныту 
  4. ВКонтакте да сайланулы реклама 
  5. Телеграммда таныту 
  6. Одноклассники да таныту 
  7. Социаль челтәрләр өчен кркатив төзү принциплары һәм алгоритмнары 
  8. Башка социаль челтәрләрдә пропагандалау: ТикТок, Яндекс. Дзен и Яндекс. Кью
  9. Аналитика һәм реклама кампанияләрен тормышка ашыру 

Курс спикеры: Дамир Хәлилов, SMM өлкәсендә әйдәп баручы эксперт, Россия базарларында товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне нәтиҗәле таныту өчен SMM-инструментарийны җайлаштыру һәм формалаштыру буенча специализацияле Россиянең топ-маркетологы.

Махсус Татарстан Республикасы үзмәшгульләре һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен Дамир Хәлилов интернет-маркетинг буенча тулы кыйммәтле онлайн курс әзерләде.

Укыту бизнес хуҗаларына – шәхси бренд аша үсеш өчен, үзмәшгульләргә – клиентларны җәлеп итү һәм үз эшчәнлеген пропагандалау, шулай ук эш башлап җибәрүче SMM белгечләренә клиент брендын булдыру һәм пропагандалау өчен исәпләнгән.

Курска https://fpprt.ru/master-klassy-po-smm-dlya-samozanyatyh/ сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин,шулай ук, теркәлгәннән соң, курс партнеры һәм курс авторы Дамир Хәлиловтан 100 000 сум акча призына лотореяда катнашырга. Яңа ел алды уены курста теркәлгән барлык катнашучылар арасында үткәреләчәк.

Партнер һәм курс авторының акчалата призыннан тыш, җиңүче алынган акчаларны үз эшеңне интернетта танытуга дөрес салу буенча шәхсән киңәшләр һәм тәкъдимнәр алачак. Җиңүче 1 декабрь көнне 19:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) вебинарда ачыкланачак. Вебинарга сылтама теркәлгән һәркемгә 30 ноябрьдә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International