Түбән Камада Татарстан Республиксыа икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем утырышы узды

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Түбән Камада РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов җитәкчелегендә  эшче төркемнең Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча күчмә утырышы узды. Утырышта шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин һ. б. катнашты.

Катнашучылар визит кысаларында «Түбән Кама» сәнәгать паркы территориясен карадылар, анда «ЗМК Бакелит» ҖЧҖ, «Восток Волга сталь» ҖЧҖ, «Симпл» ҖЧҖ һәм «Питон» ҖЧҖ резидент компанияләренең эше белән таныштылар һәм үсеш планнарын тыңладылар. 

Очрашу барышында Түбән Каманың Моношәһәрләрне үстерү фонды (ВЭБ.РФ) белән сәнәгать парклары инфраструктурасын үстерүгә федераль акчалар җәлеп итү буенча актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үттеләр. Резидентлар алгарышлы үсеш территориясендә бизнес алып баруның өстенлекләре, республика ярдәме чаралары, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Республика Эшкуарлыкка ярдәм фонды программалары турында сөйләделәр. 

Оешмалар белән танышканнан соң, Түбән Кама Башкарма комитеты бинасында киңәшмә узды. Аның кысаларында түбәндәгеләр турында фикер алыштылар: 

- инвестицияләр җәлеп итү буенча Түбән Кама районы алгарышлы үсеш территорияләре эшчәнлеге һәм 2023 елга юнәлешне үстерү перспективалары;

- Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләре;

- алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары оешмаларына квалификацияле кадрлар җәлеп итү һәм укыту максатында Түбән Камада машина-төзелеш техникумнары булдыру;

- алгарышлы үсеш территорияләре резидентлары предприятиеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын стимуллаштыру, кызыксындыру, хезмәт шартлары системасын комплекслы булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International