Илнең ике регионы делегациясе эш визиты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында булды. Бурятия Республикасы һәм Приморье крае вәкилләре инвестицияләр җәлеп итүдә һәм эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруда Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә килде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчелеге кунакларга төбәкнең икътисади потенциалы һәм инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлеге, ярдәм чаралары, өстенлекле территорияләрне үстерү һәм резидентлар өчен алардагы гамәлдәге ташламалар, шулай ук инвестиция проектларын инженерлык челтәрләренә тоташтыру кысаларында ресурс белән тәэмин итүче оешмалар белән эш ничек оештырылуы турында сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар идарәче карарларга, регионнарның закон чыгару инициативаларына һәм иң яхшы тәҗрибәләренә аерым игътибар бирделәр. Сүз инвестиция стандарты элементларын кертү, «бер тәрәзә» принцибы буенча инвесторлар белән эшләү, капитал салуларны саклау һәм кызыксындыру турында килешү кабул итү турында барды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев республика дәрәҗәсендә кабул ителгән эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү программаларына, сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен чаралар комплексына, төбәктә эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә торган хокукый һәм законнар базасын булдыруга җентекләп тукталды.
«220 меңнән артык үзмәшгульне исәпкә алып, эшкуарлык субъектлары тарафыннан республикада 800 меңнән артык эш урыны булдырылган, бу төбәк икътисадының нәтиҗәле моделе, бизнеска ярдәм итү программаларының киң спектры һәм үсеш алган институциональ инфраструктура турында сөйли», – дип билгеләп үтте Айрат Шәмсиев.
Очрашуда катнашучылар төбәкләрнең икътисади һәм инновацион потенциалын үзара нәтиҗәле үстерү һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу өчен алга таба хезмәттәшлек итү турында килештеләр.