Татарстан Республикасында еллык 2,5 – 4 % белән ташламалы инвестиция кредитлары бирү программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 15 компания финанс ярдәме алган. Җәлеп ителгән акчаларның гомуми суммасы 1,3 млрд сум тәшкил итә.
Программада катнашучы банкларда Татарстан предприятиеләреннән 2,6 млрд сумлык тагын 20 гариза каралуда. Республикада программаны гамәлгә ашыруга 18 банк тоташтырылган, аларның тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: инвестицион кредит бирү программасы 2022 елның 25 августында РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Банкы һәм КУЭ Корпорациясе тарафыннан эшли башлады. Анда җитештерү предприятиеләре, шулай ук транспорт белән ташу һәм саклау өлкәсендәге компанияләр, кунакханә бизнесы катнаша ала.
50 млн сумнан 1 млрд сумга кадәр кредит еллык 2,5% белән – уртача бизнеска, 4 % белән кече һәм микробизнеска бирелә.. Ташламалы ставкалар биш ел дәвамында гамәлдә, кредитның үзен 10 ел эчендә түләргә мөмкин.
Кредитны тәэмин итү өчен үз акчасы булмаган компанияләр өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Ярдәм – 2022» ташламалы продукт кысаларында поручитель була алачак. Продукт буенча поручительлек суммасы 70 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта кызыксындыру буенча ставка минималь күрсәткечкә – 0,5 % ка кадәр киметелгән, шулай ук беренче 6 айга акчалата түләүне кичектереп тору мөмкинлеге каралган.
Белешмә өчен: Үз бизнесыңның гарантия ярдәме алу мөмкинлеген тикшерергә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18 телефоннарына шалтыратып белергә мөмкин.