ТР Икътисад министрлыгында министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, муниципаль берәмлекләр һәм кредит оешмалары вәкилләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Утырышта катнашучылар өлешчә мобилизацияләүгә бәйле рәвештә бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.
Шулай итеп, Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2022 елның 21 ноябрендәге 443-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелганлыгы, аның нигезендә махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнүчеләр, контрактчылар һәм үз теләкләре белән китүчеләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары түләүсез алган акча средстволары һәм башка мөлкәт рәвешендәге табышның НДФЛдан азат ителүе билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 16 ноябрендәге 2507-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган, контракт буенча хәрби хезмәт узучы яисә Россия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм күрсәтү турында контракт төзегән эшкуарларга республика дәүләт казнасын тәшкил иткән мөлкәтне арендалау өчен түләүләрне кичектерү каралган.
Эшче төркем утырышы кысаларында хәзерге вакытта потенциаль ярдәм алучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кирәкле ярдәм күрсәтү, проблемалы мәсьәләләр булганда, аларны, оператив җавап бирү һәм кирәкле ярдәм күрсәтү өчен, эшче төркем каравына чыгару мөһим икәнлеген искәрттеләр.
Эшче төркем утырышының тагын бер мәсьәләсе – республикада инвестиция эшчәнлеген активлаштыру булды. Эшче төркем әгъзалары инвестицияләрне стимуллаштыру инструментлары – Капитал салуларны саклау һәм кызыксындыру турында килешү механизмы һәм Татарстан Республикасында төбәк инвестиция стандарты элементларын кертү турында фикер алыштылар.