30 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә «Офсет контракты текстын анализлыйбыз» дигән темага бушлай вебинар булачак. Вебинар дәүләт-шәхси партнерлык базары лидерларына, дәүләт хакимияте органнарына, Россия базарында тәэмин итүчеләргә файдалы булачак.
Офсет контракты ул – аның нигезендә яклар Россия Федерациясе субъектында яңа производстволар булдыру буенча 10 елга кадәр озак сроклы мөнәсәбәтләр төзи торган һәм инвесторга җитештерелә торган продукцияне озак сроклы гарантияләнгән сатып алу күләмен тәэмин итүгә алмашу контракты.
Россия Федерациясендә офсет контрактларын төзү мөмкинлеге 2016 елда «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга төзәтмәләр кертү белән барлыкка килде.
2022 елда офсет контракт механизмын җайга салуга шактый үзгәрешләр кертелде: инвестицияләр бусагасы 1 млрд сумнан 100 млн сумга кадәр киметелде, Россия Федерациясенең берничә субъекты белән берлектә офсет контракт (төбәкара офсет) төзү мөмкинлеге каралды, товар җитештерүгә дә һәм хезмәт күрсәтүгә карата да проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Әлеге төзәтмәләр әлеге механизмның җәлеп итүчәнлеген арттыра, шуңа күрә якын киләчәктә төбәкләрдә төзелгән контрактлар саны артыр дип фаразларга була.
Вебинарда практика объективы аша офсет контракты турында сөйләячәкләр. Аерым алганда, офсет контракты шартлары каралачак:
- инвестиция этабында гавами як куркынычларын киметә;
- эксплуатация этабында кирәкле хезмәтләр һәм товарлар күләмен сатып алу тәртибен көйли;
- финанс шартлары һ. б.
Вебинарга теркәлү өчен, ФИА (тулысынча), вазыйфа, элемтә өчен телефон номеры һәм e-mail күрсәтелгән мәгълүматны j.velichko@youandpartners.ru электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз.
Элемтә өчен: Величко Юлия Александровна, тел.: 8(910)420-11-95, 8(499)673-07-03.