ТР Икътисад министрлыгы һәм КУЭ Корпорациясе Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләр өчен сатып алуларда катнашу турында бушлай семинар үткәрде

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

КУЭ Корпорациясе һәм ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен иң эре федераль компанияләрнең сатып алуларында катнашуга багышланган семинар үткәрделәр. Эшкуарлык йорты мәйданчыгында Татарстанның эшлекле бергәлегенең 100 гә якын вәкиле җыелды, тагын 1000 нән артык вәкиле онлайн-трансляциягә кушылды. 

«Тендерны ничек отарга һәм иң эре заказчыларны тәэмин итүче булырга» дигән бушлай семинарны ТР Икътисад министрлыгының конкуренция үсеше бүлеге башлыгы Ильяс Галимов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда иң эре 13 заказчы бар, бу исә республиканы Идел буе федераль округында аларның саны буенча беренче итә.

«Агымдагы елның 10 аенда төбәкнең иң эре заказчылары тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алуларның яртысыннан артыгы (61 %), якынча 34,3 млрд сумлык гамәлгә ашырылды», – дип сөйләде Ильяс Галимов.

«Без ирешелгәннәрдә тукталмыйбыз һәм бизнесның электрон сатуларда мөмкин булганча көндәшлекле катнашуын тәэмин итү максатларында РФ Заказы федераль дәрәҗәдәге бердәнбер сайлап алынган төбәк мәйданчыгы ресурсларын (калган 7 се Мәскәүдә), шулай ук эре компанияләрнең, дәүләт һәм муниципаль заказларның сатып алуларына керү мөмкинлеге бирә торган мәгълүмати системаларны үз эченә алган республика маркетинг үзәге ресурсларын булдырдык һәм актив кулланабыз», – дип ассызыклады спикер.

Чарада шулай ук КУЭ Корпорациясе вәкилләре, сатып алулар өлкәсендәге экспертлар, иң эре заказчылар («Автодор» КК, «Интер РАО» ГАҖ, «Транснефть» ГАҖ), электрон сәүдә мәйданчыклары вәкилләре, шулай ук төбәктә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүче оешмалар вәкилләре чыгыш ясады.

Семинар «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында сатып алулар өлкәсендәге законнарның төп аспектларына, сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларга дәүләт ярдәме чараларына, иң эре дәүләт корпорацияләренең тендерларда катнашу нечкәлекләренә һәм шартнамәләрне үтәү буенча тәэмин итүчеләргә тәкъдимнәргә багышланган иде.

Чакырылган экспертлар, агымдагы икътисади шартларны исәпкә алып, бизнесны үстерү буенча файдалы һәм гамәли киңәшләр белән уртаклаштылар, шулай ук эшкуарларның барлык сорауларына җавап бирделәр. 

Сатып алу эшчәнлеген оештыру турындагы мәгълүмат белән түбәндәгеләр аша танышырга мөмкин:

КУЭ корпорациясе

РФ.КУЭның Цифрлы платформасы

ТР Республика маркетинг үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International