Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларының агымдагы елның 9 ае эшчәнлегенә йомгак ясады. Ел башыннан республиканың сәнәгать паркларына 88 яңа резидент җәлеп ителгән.
Татарстан – бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы югары үсеш алган төбәк. Әйтик, 2022 елның өч кварталы нәтиҗәләре буенча республиканың 100 сәнәгать паркында резидентлар саны 1 517 берәмлек тәшкил иткән.
Шул ук вакытта 2022 ел башы белән чагыштырганда 24,4 % яки 10260 берәмлеккә арткан һәм, сәнәгать паркларының резидент-предприятиеләре хезмәткәрләренең уртача саны 52280 берәмлек тәшкил итә.
Резидентларның хуҗалык эшчәнлеге дә уңай динамиканы күрсәтә, аларның әйләнеше 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,9 % ка артып, 263,3 млрд сумга җиткән.
Күрсәткечләр саны артуга, шул исәптән, тулылыгы 70 % тан ким булган сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе кысаларында резидентларга ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларын гамәлгә ашыру да булышкан. Ул салым ташламалары бирүне, электр энергиясенә чыгымнарны субсидияләүне, поручительлекләр һәм ташламалы кредитлар бирүне күздә тота.