КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында халык хуҗалыгын оештыру өчен идарәче кадрлар әзерләү Президент программасының 25 еллык юбилеена һәм Казан университетының туган көненә багышланган «Президент программасы: яңа заман чакырулары» дигән форсайт-сессия узды.
Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасы – киң колачлы һәм күп яктан уникаль, республикада Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 1998 елдан гамәлгә ашырыла килә торган программа.
Сәламләү сүзе һәм котлаулар белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова чыгыш ясады, ул программаны тормышка ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
«25 ел эчендә программа буенча 3000 гә якын идарәче белем алган. Шул исәптән 150 кеше – сәламәтлек саклау өлкәсендә», – диде министр урынбасары.– Әзерлек өчен максатчан төркем – 50 яшькә кадәрге, 5 елдан да ким булмаган хезмәт стажы, шул исәптән 2 елдан да ким булмаган идарә өлкәсендә стажы булган белгечләр».
Ул программада актив катнашучы республика предприятиеләренә рәхмәт белдерде.
«Казан федераль университеты укытучыларына аерым рәхмәтемне җиткерәм. Сез күп еллар дәвамында безнең ышанычлы партнерларыбыз. Шулай ук вузны туган көне белән котлыйм. Алга таба да чәчәк атуыгызны һәм куелган максатларыгызны уңышлы тормышка ашыруыгызны телим», – диде Наталья Владимировна.
Тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм программаны тормышка ашыруда актив катнашкан Идарә, икътисад һәм финанс институты хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары да тапшырылды.