Татарстанда бизнеска карата күзәтчелек тикшерүләре 15 тапкыр кимегән

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстанда бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча эш дәвам итә. Моңа тикшерү үткәрү өчен 2022 ел ахырына кадәр кертелгән мораторий ярдәм итә. Әйтик, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2022 елның 1 ноябренә тикшерүләр саны 15 тапкырга кимегән.

Статистика нигезендә, Татарстанда 2021 елның 1 ноябренә 2223 тикшерү үткәрелгән – шуларның 886 сы план буенча һәм 1337 се планнан тыш, агымдагы елда шул ук датага аларның саны 150 гә – план буенча 75 кә һәм планнан тыш 75 кә кадәр кимегән.

Исегезгә төшерәбез: мораторий Россия Хөкүмәте тарафыннан 10 март көнне кертелде һәм барлык предприятиеләр өчен – агымдагы ел азагына кадәр, IT-өлкәсе предприятиеләре өчен өч ел дәвам итәчәк. Карар административ йөкләнешне киметәчәк, бизнеска үз эшчәнлекләрендә көчләрне тупларга мөмкинлек бирәчәк.

Мораторий гамәлдә булган чорда Татарстанда аны бозу очраклары ачыкланмады. Исегезгә төшерәбез, республика эшкуарларының, мораторийны бозу очрагында, күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлекләре нәтиҗәләре буенча берничә ысул белән шикаять бирү яки мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеге бар.

Моннан тыш, Татарстан бизнесны дистанцион тикшерүне гамәлгә кертү буенча ике пилот төбәкнең берсе итеп билгеләнде. Пилотта Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге, Росалкоголь җайга салу, Росаккредитация, Россия Табигать күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Киров өлкәсе һәм Татарстан төбәкләренең төбәк ведомстволары катнаша.

Хәзер лицензияне «Дәүләт хезмәтләре»нә гариза биреп алырга мөмкин. Әлеге гариза тор ГИС ТОР КНДның болыт системасына керә һәм инспектор тарафыннан эшкәртелә.

Эшкуарга бары «Инспектор» мобиль кушымтасын гына йөкләргә һәм кушымта аша билгеләнгән вакытта онлайн-тикшерүгә тоташырга кирәк. Тикшерүдән соң нәтиҗәләр гариза бирүченең Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетына киләчәк.

Төбәктә әлеге инструментны куллану мисаллары бар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе лицензия биргәнче предприятиенең мәҗбүри таләпләргә туры килүен дистанцион бәяләде. Соңыннан электрон имза белән имзаланган нәтиҗәләр һәм лицензия гариза бирүченең Шәхси кабинетында дәүләт хезмәтләрендә чагылыш тапты.

Яңа механизм профильле органнар һәм бизнес ресурсларын экономияли, эшкуарлар өчен лицензияләр алуны мөмкин кадәр ачык һәм уңайлы итә. Тикшерү үткәрү нәтиҗәләре, шул исәптән видеофайл хезмәттәшлектә катнашучыларның барысы өчен дә файдаланырлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International