2022 елның 17 ноябрендә Екатеринбург шәһәрендә VI стратегик үсеш гомумроссия форумы кысаларында «Агломерациянең рельслы каркасы: уңыш факторлары» сессиясе узды.
Шәһәрләрнең транспорт системасын, шул исәптән агломерацияләрдә дә үзгәртеп коруның көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде.
Спикерлар буларак Пермь шәһәре администрациясе башлыгы урынбасары Виктор Агеев, Екатеринбург башлыгы урынбасары Дмитрий Ноженко Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитет әгъзасы Александр Высокинский чыгыш ясадылар. Александр Высокинский проектларны тормышка ашырганда исәп-хисап ясау өчен кирәкле факторларны, ягъни бердәм транспорт каркасын, социаль-мәдәни өлкә каркасын, инженерлык челтәрләрен һәм җитештерү көчләрен урнаштыру схемасын күрсәтте. Ул төбәкләрнең башкарма органнары җитәкчеләренә тормышка ашыру өчен зур бурычлар куярга һәм, авырлыкларга карамастан, аларга ирешергә киңәш итте.
Сессиянең модераторы Татьяна Караваева –вице-президент, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фондының «Пространство үсеше» юнәлеше җитәкчесе иде. Спикерлар: бФедерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитет әгъзасы Александр Высокинский «Самара» шәһәр округы башлыгының беренче урынбасары Владимир Василенко, «РТЮ» ААҖ филиалы – Свердловск тимер юлы башлыгы Иван Колесников, Екатеринбург башлыгы урынбасары Дмитрий Ноженко.
Электричкалар өчен инфраструктураны үстерүнең шәһәр проектлары, рельслы каркасның агломерацион өлеше – хакимият органнары, табигый монополияләр, сәнәгать структуралары һәм халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, «Каршылык яки уңыш факторы» турында фикер алыштылар.
Дискуссиянең темасы – заманча электропоездлар, аларның характеристикалары: алар шәһәрләрнең пассажирлар транспорты схемасына туры килерме икән.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру бүлеге башлыгы Йосыпова Ирина һәм Дәүләт программаларын тормышка ашыруны координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Капанова Лилиякатнашты.