Конкурс комиссиясе 25 яшькә кадәрге социаль һәм яшь эшкуарларга субсидия рәвешендә грантлар бирүгә гаризаларны бәяләүне төгәлләде.
ТР Икътисад министрлыгы 2022 елда 25 яшькә кадәрге социаль һәм яшь эшкуарларга субсидия рәвешендә грантлар бирүне гамәлгә ашыра. Гаризалар 13 октябрьгә кадәр сайлап алынды. Конкурс комиссиясе каравына барлыгы 129 бизнес проекты керде.
Татарстанның 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарлары беренче тапкыр үз эшләрен ачуга түләүсез субсидия алачаклар, социаль предприятиеләр өчен мондый практика 2021 елдан бирле кулланыла.
Программа шартлары буенча, проектны финанслашуда катнашу күләме 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә, аны конкурс комиссиясе билгели. Шул ук вакытта, субсидия алу өчен, эшкуар проектка үз акчаларының кимендә 25 процентын кертергә тиеш.
Алынган акчаларны бизнес-проектларны тормышка ашыруга – бинаны арендалау яки ремонтлау, җиһазлар сатып алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башка эшкуарлык максатларына тотарга мөмкин.
Шулай ук ел дәвамында төбәкнең Икътисад министрлыгы, тәҗрибәле остазлар һәм белгечләрне җәлеп итеп, социаль һәм яшьләр эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Укыту программаларың нәтиҗәсе республиканың социаль юнәлешле бизнесын социаль предприятиеләр исемлегенә кертү һәм 60 тан артык яңа КУЭ субъектын теркәү булды.
Өлешчә мобилизацияләнү сәбәпле, РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылган грант алучылар өчен проектларны гамәлгә ашыру сроклары озайтылды һәм грантларны үзләштерү срокларын яки шартларын үзгәрткән өчен штраф санкцияләре кулланылмады.
Грант ярдәме беренче вице-премьер Андрей Белоусов җитәкчелегендә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу яңа инструмент Татарстан кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү чаралары пакетын тулыландырды. Быел төбәк эшкуарлыкка ярдәм итү өчен 4,5 млрд сумга кадәр акча бүлеп биргән