«Минем экспорт» платформасы кулланучылары хәзер, чыгымнарны финанслашып, профессиональ подрядчы хезмәтләреннән файдалана алалар.

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

«Минем экспорт» цифрлы платформасын кулланучы кече һәм урта бизнес вәкилләре хәзер «Экспорт профессионаллары» B2B маркетплейсында төбәк Экспортка ярдәм итү үзәкләре күрсәтә торган дәүләт ярдәме белән кайбер хезмәтләрдән файдалана ала.

«Экспорт профессионаллары» – B2B-хезмәтләрнең иң яңа маркетплейсы, аның ярдәмендә Россия компанияләре тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсендә квалификацияле белгечләр таба ала. «Минем экспорт» платформасындагы шәхси кабинеттан компанияләр логистик, юридик яки маркетинг хезмәтләре күрсәтүче партнер сайлый ала, халыкара маркетплейска чыгарга, шулай ук чит ил сатып алучысын якитәэминатчысын табарга, товарларны сертификатлаштыруда ярдәм итәргә булышачак. Хәзер электрон платформада 9 юнәлеш буенча 25 тән артык сервис бар, шул исәптән Экспортка ярдәм итү үзәкләре күрсәткән дәүләт ярдәме белән.

«Минем экспорт» цифрлы платформасы компанияләрнең экспортка чыгуына булышлык күрсәтүче дәүләт һәм бизнес хезмәтләренә онлайн режимда керү мөмкинлеген бирә. Платформа хезмәтләре экспорт циклының һәр этабында төп проблемаларны чишүне тәэмин итә. 

Әлеге инструмент «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. 

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәгендә +7 (843)222-90-60 (өст. 272, 278) телефоны буенча яки e-mail: tatexport@yandex.ru аша алырга мөмкин.  

Исегезгә төшерәбез: «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның ноябрендә «Россия экспорт үзәге» АҖ «Минем экспорт» яңа цифрлы платформасына («Бер тәрәзә» мәгълүмат системасы) –комплекслы цифрлы экосистемага керү юлын ачты, ул компанияләрнең экспортка чыгуына булышлык итә торган дәүләт һәм бизнес хезмәтләренә онлайн режимда керү мөмкинлеген бирә, ә платформа хезмәтләре экспорт циклының һәр этабында төп проблемаларны чишүне тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International