24 ноябрьдә Казанда республиканың яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче экспортерлары өчен «Халыкара маркетплейслар: экспорт интернет-сәүдәнең яңа мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл узачак. Катнашучылар өлкә проблемаларын, инструментларны һәм перспектив мөмкинлекләрне анализлаячаклар.
Түгәрәк өстәл темалары булып төп экспорт онлайн сәүдә каналлары һәм бу мәйданчыкларда товарларны һәм хезмәтләрне таныту ысуллары, онлайн-экспортерларга дәүләт ярдәме чаралары, «Минем экспорт» платформасы мөмкинлекләре, шулай ук Кытай, Сингапур, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Төркия маркетплейслары торачак.
Спикер сыйфатында Динә Горчакова, Россия экспорт үзәге төркеменең цифрлы хезмәтләрне үстерү проекты җитәкчесе чыгыш ясаячак. Ул түгәрәк өстәл темасын ачыклаячак һәм дәүләт, финанс ярдәме чаралары турында сөйләячәк.
Компания җитәкчеләре халыкара маркетплейслар белән хезмәттәшлек кейслары белән уртаклашачак, алар Төркия, Кытай, Сингапур һәм башка сәүдә мәйданчыкларында урнашу мөмкинлекләрен ачачак. Эшкуарлар товарларның нинди категорияләрен мәйданчыкларда урнаштырып була, базарларга керү кыенлыклары, мәсәлән, читтән кертелә торган пошлиналар яки товарларны сертификацияләү һәм аларны ничек киметергә икәнлеге турында сөйләячәкләр.
Түгәрәк өстәлнең модераторы – Михаил Унтура, «Минем бизнес» үзәгенең Социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе, «КУЭ Корпорациясе» АҖ һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ нең сертификатлы тренеры.
Катнашу өчен, https://fabrika-predprinimat.timepad.ru/event/2224977/ сылтамасы аша теркәлергә кирәк.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» КБК НО экспортка ярдәм итү үзәге ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Барлык сораулар буенча элемтә өчен телефон: 8 (904) 670-62-81 Виктория Шумейко, программа кураторы.