Вебинар товарлар һәм хезмәтләр экспортының төп аспектларына, республика экспортерлары һәм тышкы икътисади эшчәнлекне башларга гына планлаштырган эшкуарларга ярдәм итү чараларына багышланган иде.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үтте. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.
Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт экспорт эшчәнлеген оештыру һәм старт алу өчен республикада булган мөмкинлекләр, дәүләт компанияләрнең экспорт җитлеккәнлегенең барлык этапларында гамәлгә ашыра торган комплекслы программалар һәм хезмәтләр турында сөйләде.
«Күрсәтелгән чараларның күбесе – халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрактын эзләү, экспорт контрактына ярдәм, халыкара маркетплейсларда урнашу, белем алу кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен бушлай, бер өлеше финанслашу шартларында гамәлгә ашырыла – Экспортка ярдәм итү үзәге халыкара сертификацияләүгә, маркетинг тикшеренүләре үткәрүгә, экспортка продукция китерүгә һәм башка ярдәмгә киткән чыгымнарның 80 % ына кадәр финанслый», – дип билгеләде Альбина Гергерт.
Спикер шулай ук предприятиеләрне кызыксындырган практик сорауларга да җавап бирде. Вебинарда Республика бизнесының 40 тан артык вәкиле катнашты.
Консультация һәм ярдәм сорап, Казан ш., Петербург ур., 28 й. адресы буенча мөрәҗәгать итәргә яисә +7 (843) 222-90-60 (доб.272, 278) телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин. Шулай ук консультацияне e-mail буенча алырга мөмкин: tatexport@yandex.ru. Үзәк эшчәнлеге турында www.export-rt.ru аша җентекләбрәк белергә була.