Ноябрьдә ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды Кытайдан делегация кабул итте. Эшлекле очрашуда үзара хезмәттәшлек, партнер илләрнең тышкы икътисади эшчәнлеген үстерү, Татарстан Республикасы һәм Кытай предприятиеләре арасында эшлекле багланышларны җайга салу мәсьәләләре каралды.
«Минем бизнес» үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директоры Салихов Айдар һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы – Дәүләт технологияләре трансферы Кытай үзәге директоры Чжао Чжунгюан белән очрашу узды.
Очрашуда нәтиҗәле тышкы икътисади эшчәнлек, сәүдә элемтәләрен киңәйтү һәм яклар предприятиеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Катнашучылар шулай ук Татарстан бизнесында КХР җиһазларына һәм производство комплектлау материалларына ихтыяҗ турында фикер алыштылар.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы – Дәүләт технологияләре трансферы Кытай үзәге төбәк территориясендә тиешле производстволар оештыру өчен кирәкле җиһазлар, запас частьләр, чимал сатып алуда Татарстан Республикасы предприятиеләренең булган запросларын канәгатьләндерү мәсьәләсендә кызыксынуын белдерде. Үзәк белгечләре Кытай территориясендә ышанычлы тәэмин итүчеләрне сайлап алачаклар.
Кытайда җитештерелгән җиһазлар, запас частьләр, чимал сатып алуга ихтыяҗ булган очракта, предприятиеләр tatexport@yandex.ruэлектрон адресына запрос җибәрә алалар.
Шулай ук Кытай һәм башка Азия илләре базарларына чыгу турында консультацияне «Минем бизнес» кайнар линия номеры 8(843)524-90-90 буенча алырга мөмкин.