Татарстанның бизнесы цифрлы формада 10 меңнән артык хезмәт алды

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Барлык хезмәтләр дә РФ.КУЭ дәүләт ярдәменең Цифрлы платформасы аша күрсәтеде. Бу үз хезмәтләрен федераль цифрлы платформага чыгарган Россия төбәкләре арасында бизнес гаризаларының иң зур күләме.

Бүген электрон форматта Татарстан эшкуарларына «Минем бизнес» төбәк үзәгенең һәм ТР Икътисад министрлыгы составына керүче Эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасының 48 хезмәте күрсәтелә.

Платформада эшкуарлар «Бизнес рейтингын исәпләү» сервисыннан файдалана ала – үз эшен үстерү өчен комплекслы хезмәтләр сайлап ала һәм, предприятие диагностикасын үткәннән соң ук аларны алу өчен, онлайн-гариза бирә ала. Платформада барлыгы 1,5 мең хезмәт пакеты бар. Һәрбер пакетның үз җыелмасы формалаштырылган, ул конкрет төбәктә ярдәм итү чараларына һәм эшкуарларның үзләренең үтенечләренә бәйле.

Татарстанда әлеге пакет продуктларны, товарларны яки хезмәт күрсәтүләрне танытуда һәм үстерүдә, бизнес-планнарны эшләүдә, онлайн-пропагандалауда, электрон-сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтүдә, ташламалы коворкингта, төрле акселерация программаларында, күргәзмәләрдә катнашуда ярдәм итүне үз эченә ала. Эшкуар цифрлы платформада шәхси кабинетында бер яки берьюлы берничә хезмәт күрсәтү комплектын сайлый ала. Кулланучының соравына җавап берничә көн эчендә шәхси кабинетка киләчәк.

Ярдәм мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

МСП.РФ Цифрлы платформасы КУЭ Корпорациясе тарафыннан Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән, аны булдыру «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты белән каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International