ТР Икътисад министрлыгы үзмәшгуль визажистларны бушлай мастер-класска чакыра

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

20 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге «Бизнес-стратегия буларак креатив макияж» дигән мастер-класс үткәрә. Уку «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. 

Үз һөнәре остасы макияж ясаучы иҗади макияжның нәрсә икәнен һәм аның ярдәмендә яңа клиентларны ничек җәлеп итү, иҗади макияж белән ничек акча эшләү – бәяләү һәм материаллар турында сөйләячәк. Шулай ук нәтиҗәле макияж серләренә өйрәтәчәк (эшне башкару + сату фотографиясе серләре). 

Спикер – «World Bodypainting Festival» креатив макияж буенча дөнья чемпионы (Австрия, 2014 ел), «Җомга» федераль каналында «Мейкаперлар» телевизион тамашасы катнашучысы Алла Воронова.

Мастер-класс 20 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Петербург ур., 28 адресы буенча Эшкуар йортында узачак. 

Алла Воронова командасы «Татарстан гүзәле» конкурсы, Татарстанның телевизион каналлары һәм Россия эстрадасы йолдызлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Үзмәшгульләр өчен катнашу бушлай. Теркәлү РФ.КУЭцифрлы платформасында.

Эшкуарлар һәрвакыт ТР «Минем бизнес» үзәгендә кайнар линия телефоны +7 (843) 524-90-90 буенча үз сорауларын бирергә һәм квалификацияле ярдәм алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International