Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары студентларга 2022 елның 5 – 8 сентябрендә Владивостокта узган VII Көнчыгыш икътисади форумы турында сөйләде.
«Хәзер яшь белгечләрне, галимнәрне һәм бизнесменнарны Ерак Көнчыгыш төбәген һәм тулаем Россия икътисадын үстерү эшенә җәлеп итү мөһим. Яшьләр – хәзерге җәмгыятьнең тотрыклы үсеш двигателе. Ул бизнестагы экспериментлардан һәм яңалыклардан курыкмый. Мондый фундаменталь белемнәргә һәм креатив идеяләргә, нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен, дәүләт ярдәме кирәк», – диде Юлай Миңнуллин.
Лекция шулай ук Татарстан икътисадының яңа шартларда үсеше һәм республиканың яшь инженерларга, идарәчеләргә һәм эшкуарларга булган ихтыяҗы мәсьәләсенә дә кагылды.
Спикер көнчыгыш төбәктә Татарстан гамәлгә ашыра торган бизнес-инициативалар һәм мондый хезмәттәшлекнең өстенлекләре һәм мөмкинлекләре турында да сөйләде.