Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларының халыкара туристик күргәзмәдә катнашуын финанслаячак

2022 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге «Байкалтур-2022» халыкара туристлык күргәзмәсендә коллектив стенд составында Татарстан экспортерларының катнашуын финанслаячак.

Хезмәт теркәлү өчен түләү, күргәзмә мәйданын арендага алу һәм җиһазларны үз эченә ала.

24 – 26 ноябрьдә Иркутск шәһәрендә «Байкалтур- 2022» халыкара туристлык күргәзмә-форумы узачак. Бу ял итәргә яратучыларның һәм тармактагы профессионалларның уникаль очрашу мәйданчыгы, анда актив ял итү мөмкинлекләре күрсәтеләчәк.

Күргәзмә бүлекләре:

  • Туроператорлар, туристлык агентлыклары, туристлык ассоциацияләре, союзлары, берләшмәләре
  • Туризм белән идарә итү дәүләт органнары
  • Шифаханәләр һәм курортлар, медицина туризмы һәм СПА хезмәтләре
  • Отельләр, кунакханә комплекслары, ял базалары
  • Күңел ачу комплекслары, рестораннар, кейтеринг
  • Авиакомпанияләр, транспорт компанияләре
  • Туристлык, спорт җиһазлары җитештерүчеләр
  • Кунакчыллык индустриясе өчен җиһазлар, технологияләр, товарлар
  • Табигать тыюлыклары, милли парклар
  • Гастрономия туризмы
  • Музейлар, этнографик комплекслар һәм башкалар.

Күргәзмә сәяхәтчеләрне Байкал төбәгендә генә түгел, Россиянең һәм чит илләрнең башка төбәкләрендә дә яңа хезмәтләр һәм ял төрләре белән таныштырачак.

Программаның эшлекле чаралары белгечләргә яңа элемтәләр урнаштырырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм хезмәттәшлек турында килешүләр төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Күргәзмә турында тулырак белергә мөмкин:https://sibexpo.ru/events/baikaltour2022.html.

Гаризаны РФ.КУЭ ның Цифрлы платформасында бирергә мөмкин.                 

Күргәзмәдә катнашу «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International