10 ноябрьдә Бөтендөнья Фән көне кысаларында Казан кооперация институтында «Системалы трансформация шартларында Россия икътисады тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова катнашты.
Министр урынбасары үз чыгышында Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәтнең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Очрашуда шулай ук институт укытучылары һәм студентлары катнашты. Түгәрәк өстәл «сорау-җавап» форматында ачык дискуссия белән тәмамланды.