Бүген Россиядә Икътисадчы көне билгеләп үтелә. Республика икътисадчыларын рәсми бәйрәм белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов котлады.
Хөрмәтле икътисадчылар, кадерле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Икътисадчы көне белән котлыйм!
Бүгенге дөньяда икътисад белән бәйле булмаган бер генә эшчәнлек өлкәсе дә юк. Безнең хезмәтебез тотрыклы социаль-икътисади үсешне тәэмин итүгә, бизнеска ярдәм итүгә, көндәшлеккә сәләтлелекне һәм Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән. Сезнең эшегез республика тормышының мөһим һәм аерылгысыз өлеше булып тора.
Соңгы елларда без ил икътисады өчен моңарчы күрелмәгән проблемалар шартларында эшлибез. Сезнең профессионализм, фидакарь хезмәтегез, ныклы фикерләрегезгә тугрылыгыгыз авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга булыша!
Республиканың барлык икътисадчыларына көн саен республика һәм тулаем ил икътисады үсеше өчен башкарган бәяләп бетергесез хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри эшчәнлегегездә яңа уңышлар, барлык идеяләрегезнең уңышлы тормышка ашуын, тормыш энергиясе һәм нык сәламәтлек телим!