16-18 ноябрьдә Эшкуар йортында «Умник» конкурсының финалы узачак, аның кысаларында 73 финалист үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итәчәк. Төбәк жюри нәтиҗәләре буенча 20 җиңүче сайлап алыначак. Программа яшь галимнәргә ярдәм итүгә һәм фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлектә яшьләрнең массакүләм катнашуын стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
«Умник» конкурсының финал чарасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды базасында Инновацияләргә ярдәм итү фондының Төбәк вәкиле тарафыннан «ИДЕЛ-20» 20 нче Бөтенроссия яшьләр фәнни-техник конференциясе» кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Студентлар һәм яшь галимнәр түбәндәге тематик юнәлешләр буенча проектларын тәкъдим итәчәкләр: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химик технологияләр, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, шулай ук ресурсларны саклаучы энергетика.
Конкурста җиңүчеләргә инновацион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында фәнни-тикшеренү эшләрен финанс белән тәэмин итүгә 500 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Финал чарасы Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт, 3 кат, «Алафузов» залы адресы буенча узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиле булды.
«Хәзер Россиядә инновацион эшкуарлыкны үстерү, перспективалы югары технологияле проектларны гамәлгә ашыручы яшь уйлап табучыларга һәм кече компанияләргә, шул исәптән импортны алмаштыру буенча эшләүчеләргә ярдәм күрсәтү бик мөһим. Моның өчен Инновациягә ярдәм итү фонды берьюлы инновацион компанияләргә ярдәм итүче берничә программаны тормышка ашыра. Әлеге ярдәм чараларыннан республиканың яшь галимнәре һәм эшкуарлары файдалана ала», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев.
Үз соравыңны бирергә һәм булачак чаралар турында тулырак мәгълүматны ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенә +7 (843) 524-90-90 мөрәҗәгать итеп белергә була.