Эшкуарлар өчен салым салуның гадиләштерелгән системасына керү мөмкинлеге киңәйтелде

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2023 елга дефлятор-коэффициентларны билгеләү турындагы боерыгы үз көченә керде. Бу коэффициентлар моннан алдагы елларда товарларга һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләренең үзгәрүен исәпкә ала һәм салым салуның аерым элементларын индексацияләү өчен билгеләнә.

Әйтик, 2023 елга салым салуның гадиләштерелгән системасына карата коэффициент-дефлятор 1,257 тәшкил итәчәк. Бу эшкуарланың күбесенә әлеге популяр салым режимын кулланырга мөмкинлек бирәчәк — яңа кулланучылар хисабына да, шулай ук бизнесны салым салуның гадиләштерелгән системасында алып баруны дәвам итәргә теләүчеләр хисабына да.

Салым кодексы нигезендә, салым салуның гадиләштерелгән системасына күчү өчен эшкуарның керем дәрәҗәсе 112,5 млн сумнан артмаска тиеш. Коэффициент-дефлятор куллану 2023 елның 1 гыйнварыннан Салым салуның гадиләштерелгән системасына күчүнең югары чиген 141,4 млн сумга кадәр күтәрергә мөмкинлек бирә (112,5 млн сум х 1,257). 2022 елга бу күрсәткеч 123,3 млн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән иде.

Салым салуның гадиләштерелгән системасын куллана торган предприятиеләр өчен Салым кодексы белән керем чиге 200 млн сум итеп теркәлгән. Коэффициент-дефляторны исәпкә алып, 2022 елдагы 219,2 млн сум урынына 2023 елда бу күрсәткеч 251,4 млн сумга кадәр (200 млн сум х 1,257) артачак. Коэффициентны исәпкә алып керем дәрәҗәсе моннан алдагы елның беренче 9 ае өчен исәпләнә.

Шулай ук Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан НДФЛ буенча хезмәт мигрантлары түли торган аванс түләвенең күләмен индексацияләү өчен коэффициент-дефлятор күрсәткечләре билгеләнде — 2,270. Углеводород чималын табуга чагыштырма чыгымнар суммасын индексацияләү өчен НДД буенча коэффициент 1,215 тәшкил итәчәк. Ваклап сату базарларына карата куелган сәүдә җыю ставкасы өчен дефлятор коэффициенты 1,729 дәрәҗәсендә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International