Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге экспортерлар өчен «Россия эксперт үзәге АҖ финанс хезмәтләре» темасына онлайн-вебинар үткәрәчәк.
Вебинар онлайн форматта 17 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә узачак.
РЭҮ вәкиллеге җитәкчесе Николай Ереев экспорт контрактларын ташламалы финанслау, халыкара эшчәнлек алып бару шартларын исәпкә алып, сатып алуларны оештыру өчен кредитлар җәлеп итү турында сөйләячәк.
Онлайн-чарага РФ.КУЭ платформасы аша 2022 елның 17 ноябренә кадәр теркәлергә мөмкин (инструкция: хезмәтнең исеме «Сервислар» – «Төбәк ярдәм чаралары» – «Ярдәм алу» – төбәкне һәм үзегезнең бизнесны күрсәтергә – «һәркем өчен» – «Күрсәтергә» – «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу»).
Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272).
Эшкуарлар һәрвакыт ТР «Минем бизнес» үзәгендә кайнар линия телефоны +7 (843) 524-90-90буенча үз сорауларын бирергә һәм квалификацияле ярдәм алырга мөмкин.