Татарстан эшкуарлары 2022 елда Халыкара күргәзмәләрдә катнаша ала

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән экспорт юнәлешле эшкуарлар халыкара күргәзмәләрдә бушлай катнаша ала:

- Истанбул шәһәре (Төркия) – «Пласт Евразия» пластмасса сәнәгате күргәзмәсе (23 – 26 ноябрь)

- Каһирә шәһәре (Мисыр) – азык-төлек индустриясе һәм агросәнәгать секторы өлкәсендә махсуслаштырылган күргәзмә (5 – 7 декабрь)

- Каһирә шәһәре (Мисыр) – халыкара агач һәм агач эшләнмәләр күргәзмәсе (15 – 18 декабрь)

- Мәскәү шәһәре – сәламәтлек саклау өлкәсе (5 – 9 декабрь) һәм хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык өлкәсе күргәзмәсе (6 – 9 декабрь).

Гаризалар РФ КУЭ Цифрлы платформасы аша кабул ителә.

Күргәзмәдә катнашу ул – һәрвакыт мөмкин булган чит ил сатып алучысы белән турыдан-туры элемтә, димәк, үз продукцияңне күрсәтеп, аны сынап карау һәм кызыксындырган барлык яклар буенча фикер алышу мөмкинлеге.

Моннан тыш, мондый күргәзмәләргә һәрвакыт берничә ил делегацияләре йөри. Билгеле бер илдә халыкара күргәзмәдә булганда, дөньяның башка почмакларыннан продуктларыңны сатып алучылар табылырга мөмкин.

Күргәзмәләрдә катнашуның тагын бер уңай ягы – компания үз көндәшләренең продукциясен, базар тенденцияләрен өйрәнергә һәм бу мәгълүматны үзенең үсеш стратегиясендә исәпкә алырга мөмкин.

Барлык сораулар буенча 222-90-60, өстәмә 271, шулай ук 89872700691 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, кайнар линия телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин: (843)524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International