«Минем бизнес» үзәге 2022 елның 13 ноябренә кадәр «Елның иң яхшы социаль проекты» конкурсының төбәк этабында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Республика этабында җиңүчеләр нәтиҗәле сатуга өйрәтү өчен 40 мең сум акча алачак.
Конкурста катнашу өчен социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Татарстан Республикасы эшкуарлары, шулай ук төбәкнең социаль юнәлешле коммерцияле булмаган күрсәтелгән эшчәнлектән керем алучы оешмалары чакырыла.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 8 номинациянең 1сенә заявка бирә алалар: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү; социаль хезмәт күрсәтү; балаларга өстәмә белем бирү; агарту эшчәнлеге; сәламәт яшәү рәвеше һәм физик культура; социаль туристлык и инва-туристлык; сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерүнең техник чараларын һәм информацион технологияләрне эшләү; эш белән тәэмин итү.
Социаль коммерцияле булмаган оешмаларга 4 номинациясе бар: өстәмә белем бирү һәм балалар тәрбияләү; өлкәннәрне карау; шәһәр һәм авыл территорияләрен үстерү; социаль хезмәт күрсәтү.
Шулай ук даими махсус номинацияләр бар: «Чикләүләрсез» социаль проекты; халык сәнгать һөнәрләрен саклау һәм үстерү.
Татарстан Республикасы экспертлары катнашучыларның проектларын 2022 елның 14 ноябреннән 28 ноябрьгә кадәр бәяләячәкләр. Бүләкләү тантанасы 9 декабрьдә Казанда узачак. Төбәк этабында җиңүчеләр эффектив сату күнекмәләренә өйрәтү өчен 40 мең сумлык сертификат алачаклар. 5 ел эчендә конкурста бөтен Россиядән 5,5 меңнән артык социаль эшкуар катнашкан.
Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган МКК нең «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Конкурска теркәлү: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdJ_pfYhH77SeNvScHmmQVPXCjvKkZq--VlX6HBy7wRrJGykg/viewform
Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга, социаль эшкуарларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.
Куратор: Шумейко Виктория, 8 (904) 670-62-81