Татарстан экспортерлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашалар

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате экспортерлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге теләктәшлегендә Казахстандагы халыкара күргәзмәдә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

«AgroWorld Kazakhstan 2022» – махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе. Бу халыкара масштабтагы комплекслы эшлекле чара, ул авыл хуҗалыгы өлкәсендәге соңгы казанышлар белән танышырга һәм бөтен дөнья буенча яңа эшлекле партнерлар табарга мөмкинлек бирә. 

Республика коллектив стенды составында төрү җиһазларын «Интеграл плюс» ҖЧҖ компаниясе тәкъдир итте, Татарстаннан тагын бер җиһаз җитештерүче – «СХ Техника» ҖЧҖ сублимацион киптерү техникасын тәкъдим итте. «Амикс Групп» ҖЧҖ Казакъстанга Татарстан җитештергән көнбагыш маен, ә «Агро-Рост Экспорт» ҖЧҖ чәчүлек орлыклар алып барды.

Татарстанннан 4 компаниянең коллектив стенд составында катнашуы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды.

Үзәкнең хезмәте коллектив һәм шәхси күргәзмә стендын төзүне, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендалауны, шулай ук теркәү өчен түләүләрне үз эченә ала.

Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International