Икътисад министрлыгында видеоконференц элемтә режимында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырышта Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, федераль башкарма хакимият органнарының республика буенча территориаль органнары, министрлыклар, ведомстволар, кредит оешмалары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстанда өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисады эшен тәэмин итү буенча беренчел чараларның федераль планын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эшче төркем әгъзалары атна эчендәге үзгәрешләр, өлешчә мобилизацияләүгә бәйле ярдәм чараларында катнашу мәсьәләләре һәм федераль дәрәҗәгә тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

Шулай ук утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International