Татарстан Республикасына Приморье крае делегациясе килде: Диләрә Маликова – Приморье крае Губернаторы һәм Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе, Игорь Виткалов - Приморье крае цифрлы үсеш һәм элемтә министры урынбасары. Визит кысаларында Приморье крае вәкилләре, проект эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсен өйрәнү өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очраштылар.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләренә мониторинг оештыру, шулай ук Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Шулай ук коллегаларга «Контроль» модуле –цифрлы карар эше тәкъдим ителде, ул тормыш сыйфатын, төбәкнең социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсен характерлаучы күрсәткечләрнең үзгәрүен үсештә күзәтергә мөмкинлек бирә.
Төбәк вәкилләре проект идарәсен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.