2022 елның 1 ноябре, сишәмбе
«Бу чаралар санкцияләрнең тискәре нәтиҗәләрен киметергә, эшкуарларыбыз өчен административ йөкләнешне киметергә һәм куркынычларны гаделрәк бүлүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.
Аерым алганда, сүз акционерлык җәмгыятьләренең һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең, активларының бәясе устав капиталы күләменнән түбәнрәк төшсә, бетерелмәскә мөмкин икәнлеге турында бара.
Иҗтимагый акционерлык җәмгыятьләре үзгәртеп корылган очракта, аларның акцияләренең уртача бәясен бер ай эчендә билгеләргә мөмкин булачак.
Арендага бирүчеләр үз кибетләрен япкан, ләкин мәйданнарны биләүне дәвам итүче дус булмаган илләрдәге арендалаучылардан узган ел өчен уртача айлык түләү күләмендә түләүләр алу яки шартнамәне бер яклы тәртиптә өзү мөмкинлеген саклап калачак.