Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия экспорт үзәге белән берлектә тышкы базарларда продукцияне сертификацияләү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү өчен ярдәм алуга гаризалар кабул итә.
Гаризалар кабул итү 2022 елның 3 ноябренә Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Тышкы базарларга җибәргәндә үз продукциясен сертификатлаучы сәнәгать предприятиеләре дәүләт ярдәменә гариза бирә ала. Алар 2021 елның 1 гыйнварыннан, ә экспортка дару чаралары җибәрә торган предприятиеләр – 2019 елның 1 гыйнварыннан тотылган чыгымнарның 80% компенсацияли ала.
Ярдәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 20 октябрендәге 1871 номерлы карары нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 30 апрелендәге 687 номерлы карарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә күрсәтеләчәк.
2022 елда сайлап алуда катнашу өчен гаризалар һәм компенсация алу өчен өчен документлар кәгазьдә биреләчәк.
Ярдәм программасы турында тулырак мәгълүматны «Йөкләп алу өчен материаллар» бүлегендә сылтама буенча табарга мөмкин.