Татарстан экспортерларына потенциаль сатып алучылар белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәкләр

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерлары өчен продукцияләрен төп сату базарларын билгеләргә һәм потенциаль сатып алучылар белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә. Экспортка ярдәм итү үзәге «Контрагентны югары дәрәҗәдәге эзләү» бушлай хезмәте өчен гаризалар кабул итә.

Тышкы базарда уңышлы алга китү өчен, Татарстан тәэмин итүчесендә аның продукциясен чит илдә потенциаль кулланучылар турында күзаллау булырга тиеш. Бушлай хезмәт тышкы базарларда потенциаль сатып алучыларны табу һәм табылган контрагентларның элемтә мәгълүматларын җиткерү, шулай ук шулай ук коммерция тәкъдимнәрен инглиз теленә тәрҗемә итүне үз эченә ала.

Урыннар саны чикләнгән.

Гариза бирү КУЭ.РФ цифрлы платформасы аша башкарыла (хезмәтнең исеме «Верхнеуровневый поиск контрагента (ВПК)»). Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.

Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272).

Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International