2022 елның 2 ноябрендә 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «2022 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Экспорт форсажы» һәм «Экспорт стандарты» бизнес өчен белем бирү программаларына һәм аларда катнашу шартларына багышланган онлайн-вебинар үткәрәчәк.
«Экспорт форсажы» программасы – чит ил базарларына чыгу яки сәүдә мәйданын киңәйтү мөмкинлеге. Укыту остазлары һәм трекерлары үз бизнес тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, ә белгечләр өстәмә финанс чыгымнарыннан башка чит ил базарына чыгарга мөмкинлек бирә торган экспортерларга дәүләт ярдәме турында сөйләячәкләр.
РЭҮ Экспорт мәктәбенең «Кече һәм урта эшкуарлык өчен экспорт стандарты» –Эшлекле администрация магистрының махсуслаштырылган экспорт юнәлешле блоклар белән берлектә классик дисциплиналар җыелмасы булган комплекслы программа.
Спикер – «Россия экспорт үзәге» АҖ «Экспорт мәктәбе» Автоном коммерцияле булмаган өстәмә һөнәри белем бирү оешмасының партнер акселерация программалары буенча проект җитәкчесе Вернер Злата.
Вебинар барышында тыңлаучылар белем бирү программалары, катнашу өстенлекләре һәм шартлары турында җентекләп белә алачак, шулай ук спикерга һәм Экспортка ярдәм итү үзәге вәкилләренә сораулар бирә алачак.
Урыннар саны чикләнгән.
Чарада катнашу өчен https://forms.gle/QoUy4DsGmEwx7qrr7 сылтамасы буенча гариза тутырырга кирәк
Гаризалар 2022 елның 01 ноябренә кадәр кабул ителәчәк.
Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272) яки +7 (987) 270-06-91.