Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы катнашында эшче төркем утырышы узды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы базарларында көндәшлекне үстерүнең актуаль проблемалары, 2022 – 2025 елларга Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча чараларның расланган планының төп күрсәткечләренә ирешү перспективалары, шулай Татарстан Республикасы милкен хосусыйлаштыру, профилен үзгәртүнең актуаль мәсьәләләрен эшкәртү турында сүз барды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы милкен хосусыйлаштыру, профилен үзгәртү мәсьәләсен өстәмә рәвештә эшкәртү кирәклеге турында карар кабул ителде.
ТР Икътисад министрлыгы, көндәшлекне үстерү буенча вәкаләтле орган буларак, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадта көндәшлекне үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра.
Көндәшлекне үстерү һәм чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәрне 8 (843) 524-90-30 телефоны буенча яки BM.Mardanov@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрергә мөмкин.