Татарстан эшкуарлары төбәк бизнесына цифрлы рәвештә ярдәм күрсәтүнең 51 чарасыннан файдалана ала

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар өчен ярдәм чараларын цифрлаштыру эшен дәвам итә. Хәзер Татарстанда РФ кече һәм урта эшкуарлык субъектларының цифрлы платформасында төбәк бизнесына ярдәм итүнең электрон рәвештә 51 чарасы бар. Болар барысы да «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган финанс булмаган хезмәтләр. Электрон рәвештә ярдәм итү чараларын бирү агымдагы елның февралендә башланды. Бүген МСП.РФ цифрлы платформасы аша республика эшкуарларыннан 9000 дән артык гариза килгән.

Татарстан – РФ КУЭның Цифрлы платформасында эшкуарлар алган хезмәтләр саны буенча алдынгы Эшкуарлар хәтта Татарстанның ерак районнарыннан да онлайн режимда дәүләт хезмәтен ала алалар. Цифрлы платформада теркәлү һәм теге яки бу ярдәм чарасын алу гына да җитә.

Татарстан эшкуарларына ярдәм итү чаралары кече һәм урта эшкуарлык субъектларының цифрлы платформасында бар. Эшкуарлар һәм үзмәшгульләр күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга язылырга, экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү чаралары алырга, электрон-сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләү буенча тренинглар, өйрәтү семинарлары узарга, продукцияне танытуга, товарларны сертификатлауга гариза бирергә мөмкин.

Якын арада үзмәшгуль гражданнар өчен «Шәхси бренд һәм маркетинг нигезләре» темасына тренинглар, «KazanExpress – идеядән алып сатуга кадәр» темасына маркетплейска чыгу буенча укыту форумы-марафон, шулай ук «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» укыту проекты планлаштырыла.

РФ КУЭ цифрлы платформасы – эшкуарларга һәм үз бизнесын башларга планлаштыручыларга ярдәм итү буенча дәүләт платформасы. Платформа КУЭ корпорациясе тарафыннан Россия Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә  эшкуаралар катнашында кирәкле хезмәтләргә һәм ярдәм чараларына бер урында керү мөмкинлеген бирү өчен эшләнгән. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аны Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов җитәкли.

Татарстан Республикасында МСП.РФ га керү мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» Үзәгенең +7 (843) 524-90-90 кайнар линиясенә, бизнес өчен КФҮгә (Казан шәһ., Петербург ур., 28, 1 кат), Эшкуарлыкка ярдәм итү Республика Фондының төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International