Россиядә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган эшкуарлар өчен кредит каникуллары кертеләчәк, http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202210200015?index=0&rangeSize=1бу хактагы законга Владимир Путин кул куйды, документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.
Сүз җитәкчесе юридик зат булган ҖЧҖ хуҗалары һәм бердәнбер катнашучылар – кече һәм урта бизнес субъектлары турында бара.
Закон заемнар һәм кредитларга, шул исәптән мобилизациягә кадәр алынган ипотека кредитларына кагыла .
Әйтик, заемчы 2023 ел азагына кадәр, үзе мобилизациядә булган вакытка плюс 90 көнгә кредит каникуллары сорап, банкка мөрәҗәгать итә ала. Ташламалы чор яралану яки авыру буенча госпитальдә уздырылган вакытка яки заемчыны «хәбәрсез юк булган» дип таныган очракта озайтыла.
Шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең бурычлары буенча башкарма производстволарны туктату каралган, ә банкрот дип танылган гражданнар өчен махсус хәрби операциядә катнашу өчен түләүләр алу өчен банк счетларын ачуны тыю гамәлдән чыгарыла.
Һәлак булган яки I төркем инвалиды булган мобилизацияләнүченең кредитлар буенча туктатылырга тиешле йөкләмәләренең максималь күләмен хөкүмәт һәм Үзәк банк билгелиячәк. Бу лимит кредит төрләренә карап билгеләнәчәк.