Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәткәндә чикләүләрне йомшарттылар

2022 елның 21 октябре, җомга

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары алганда чикләүләрне йомшарттылар. Депутатлар әлеге закон проектын республика Дәүләт Советының 36 нчы утырышында хупладылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, закон проекты җәмәгать хакимияте органнары, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация, аның бүлендек җәмгыятьләре, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм күрсәткәндә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен чикләүләрне йомшартуга юнәлдерелгән.

Министр билгеләп үткәнчә, кечкенә генә хокук бозуларга юл куйган бизнесменнар өчен ярдәм күрсәтүдән баш тарту вакыты өч елдан бер елга кадәр кимегән. Бу исәп-хисапларны вакытында тапшырмау, субсидия акчаларын тулысынча файдаланмау кебек хокук бозулар булырга мөмкин.

Билгеләнгән вакыт эчендә бозуларны бетергән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына карата ярдәм чараларын чикләмәскә тәкъдим ителә.

Әмма эшкуар акчаларны максатчан файдаланмаганда яки дөрес булмаган мәгълүматлар һәм документлар тапшырганда, өч ел дәвамында аңа ярдәм итүдән баш тартылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International