«Мәктәп бизнес-старты» проекты командасы Татарстан Республикасы буенча сәяхәтен дәвам итә. 3 нче октябрьдән башлап, 5-7 сыйныфларда белем алучы 6712 укучы эшлекле уен форматында эшкуарлык күнекмәләренә өйрәнде инде. Дәресләр Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән, Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Зәй, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама районнарында узды. Алда тагын 2 атна интенсив уку бар әле.
Эшлекле уен проектның икенче этабы булды, Мәгарифне үстерү институты тарафыннан эшләнгән программа буенча беренче укуны Татарстан укытучылары узды. Эшлекле уен кысаларында 60 кешелек төркемнәргә бүленгән укучылар эшкуар портретын төзиләр һәм махсус тест узалар, шулай ук бизнес-планны алдан әзерләп һәм PR-кампаниясен эшләп, үз проектларын тәкъдир итәләр. Шул рәвешле, укучылар үзләрен бизнес ясаучылар итеп сынап карый алачаклар, шулай ук командада эшләргә өйрәнәчәкләр. Октябрь азагына кадәр дәресләрне барлыгы 12 мең укучы узачак.
Дәресләр үткәрүгә параллель рәвештә оештыручылар проектның киләсе этабына әзерләнә. Исегезгә төшерәбез, эшлекле уенны уңышлы башкарып чыккан укучылар эшкуарлык эшчәнлегенең теоретик һәм гамәли күнекмәләренә тирәнтен өйрәнәчәкләр. Бу мәктәп компанияләре катнашачак укыту команда семинарлары булачак. Аларны тәмамлагач, катнашучылар үз проектларын эксперт-эшкуарларга тәкъдир итәчәкләр. Бу этапны үткән укучылар проектның икенче дәрәҗәсенә чыгачак. Яңа ел алдыннан аларны мәктәп хәйрия ярминкәсендә катнашу, ә аннары бизнес-кейслар чемпионаты көтә.
Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты 2023 елның апреленә билгеләнгән. Анда 40 команда катнашачак, алар составында 120 укучы көч сынашачак. Алар барысы да кабатланмас тәҗрибә алачак.
«Мәктәп бизнес-старты» проектын оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» Илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.