Татарстан эшкуарлары халыкара күргәзмәдә республика производствосының төзелеш һәм бизәү материалларын тәкъдим иттеләр

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бүген Әзербайҗанда «Төзелеш» – BAKUBUILD 27 нче Әзербайҗан Халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Бу Азәрбайҗан һәм Кавказ төбәгендәге төзелеш һәм бизәү материаллары буенча иң зур халыкара эшлекле күргәзмә. Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән күргәзмәдә республика производствосының төзелеш һәм бизәү материалларын тәкъдим иттеләр.

Татарстанның 5 компаниясенең коллектив стенд составында катнашуы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылды.

Татарстаннан «Базальт янгыннан саклау системалары» ҖЧҖ Бакуга янгыннан саклый торган җылылык изоляцияләү материалларын тәкъдим итә; «Федерика Бугатти» ҖЧҖ компаниясе коллектив стендта суүткәргеч һәм җылыту җиһазларын тәкъдим итте; «ТРИС» ҖЧҖ – сиптерелә торган җылыткыч һәм монтажлау күбеген тәкъдим итте; фотообойлар, декостикерлар, клейга утыртыла торган 3D плиткаларны «Эфбраш» ҖЧҖ тәкъдим итте; «Төзелеш конструкцияләре заводы» ФПП ҖЧҖ Татарстан җитештергән бәрелүгә чыдам күбекләндерелгән полистиролдан эшләнгән плинтус, молдинг, кәрниз, почмаклар тәкъдим итте.

Республика эшкуарларының халыкара күргәзмәдә катнашуын Экспортка ярдәм фонды оештырды. Ведомство күргәзмә стендын, шул исәптән күргәзмә мәйданын арендалау, стенд төзелеше, тәрҗемәче хезмәтләре өчен түләүне дә кертеп, бушлай оештырды.

Татарстан Республикасының Әзербайҗандагы Даими вәкиле Гаделшин Мурад һәм аның урынбасары Акмеев Исмаил республика стендында булдылар, алар компанияләр вәкилләре белән аралаштылар һәм Әзербайҗан партнерлары белән эш алып бару буенча җаваплар бирделәр.

Шулай ук катнашучыларга Әзербайҗан Республикасы икътисад министры урынбасары Мамедов Сәхиб Али оглы да ярдәм итте.

Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International