Федерация Советы мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен кредит каникулларын хуплады

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Чәршәмбе көнне Федерация Советы кече һәм урта бизнесның мобилизацияләнгән гамәлгә куючыларына кредит каникуллары хокукын бирүче законны хуплады. Сенаторлар бертавыштан проектны хупладылар.

Әлеге чара аларның бердәнбер катнашучысы һәм бер үк вакытта җитәкчесе өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылганчы заем һәм кредитлар рәсмиләштергән кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Кредит каникулларын Дәүләт Думасында беренче укылыштан соң 90 көнгә арттырылган мобилизация срогына рәсмиләштерергә һәм мобилизацияләнгән кеше яраланып яки авырып госпитальдә яткан очракта озайтырга мөмкин булачак. 

Кредит каникуллары алу өчен, банкка 2023 ел ахырына кадәр мөрәҗәгать итәргә һәм мобилизацияләнүне раслый торган документлар тапшырырга кирәк.

Өлешчә мобилизация шартларында эшкуарларга ярдәм итүнең барлык федераль чаралары белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин (исемлек тулыландырыла).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International