Ун яңа компания «Иннополис» махсус икътисади зонасы резидентлары һәм партнерлары булды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Иннополис» махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты. Совет нәтиҗәләре буенча 4 яңа резидент һәм 6 партнер «Иннополис» МИЗ составына керде. Гомумән алганда, компанияләр 153 эш урыны булдырачаклар һәм 589,1 млн сум җәлеп итәчәкләр.

«Русдронопорт» резиденты пилотсыз авиация системалары өчен күтәрелү һәм төшү, саклау, аккумуляторларны зарядлау һәм ягулык салу, шулай ук пилотсыз очкычларга оператив хезмәт күрсәтү өчен комплекслы технология чишелешләре булган автоматлаштырылган станция эшләү белән шөгыльләнәчәк. МИЗ резиденты статусында «Гемоскан» компаниясе машина күрүе һәм ясалма интеллект технологияләре ярдәмендә хайваннарның биолгоик сыеклыкларын диагностикалау өчен җиһазлар һәм программа тәэминаты эшләячәк. Анализлана торган мәгълүматлар буенча унга кадәр диагноз куярга мөмкин.

Махсус зонаның тагын бер яңа резиденты – «ИЦС Платформа». Әлеге компания белгечләре корпоратив коммуникацияләрнең максималь дәрәҗәдә куркынычсызлык һәм ышанычлылык дәрәҗәле, теләсә нинди катлаулылыктагы ябык челтәрләрдә бүленгән реестр технологиясе нигезендә төркемле видеоконференцияләр һәм тавыш бирү системасын эшләячәкләр. «Иннополис» МИЗ резиденты статусын шулай ук Qummy Foodtech стартапы алды. Компания әзер ризыкларны «акыллы боз» ярдәмендә 180 тәүлеккә кадәр сыйфатын югалтмыйча саклау технологиясен үстерәчәк, бу пешекчеләрсез һәм кухнясыз җәмәгать туклануы пунктларын ачарга мөмкинлек бирә.

«Газпром ВНИИГАЗ» трансмилли энергетика компаниясе «Иннополис» МИЗ партнеры статусында Татарстан Республикасы фәнни оешмалары белән хезмәттәшлек итү өчен Компетенцияләр үзәге төзергә планлаштыра. Шуның белән бергә компания РФ һәм БДБ ягулык-энергетика компанияләрендә җитештерү объектларының техник торышы һәм бөтенлеге белән идарә иткәндә карарлар кабул итүгә ярдәм итүнең интеллектуаль системаларын эшләячәк.

МИЗ ның тагын бер яңа партнеры – «ЭнергоИнновации» компаниясе –Иннополиста һәм бөтен Россия буенча зарядлы инфраструктураны үстерүне максат итеп куя. Команданың төп эше – «E-prom» электр мобильләре өчен зарядлау станцияләре. «БаСтрим» компаниясе партнер статусында, оператив һәм хезмәт күрсәтү чыгымнарын киметү өчен, җир өсте пассажир транспортын тикшерү системасын эшләүне дәвам итәчәк. Иң яңа идентификация системалары, шулай ук ясалма интеллект транспорт зыянын ачыклау өчен кулланыла. Компанияне гамәлгә куючы – «КамАЗ» ГАҖ.

Шулай ук махсус зона партнерлары арасында – «Андромеда» техспейсы, Test IT һәм Бизнес-ангеллар оешмалары берлеге. «Андромеда» – балалар, яшүсмерләр һәм эш башлаучы белгечләр өчен IT-акселератор. Компания үзенең IT-платформасын эшли, шулай ук робототехника, программалаштыру, 3D модельләштерү, видео уеннар эшләү һәм веб-дизайн буенча чаралар үткәрә. Иннополиста компания һөнәри остазлар эзләргә, шулай ук хакатоннар һәм проект чаралары үткәрергә планлаштыра. Test it компаниясе программа продуктларын сынау белән идарә итү системасын үстерәчәк. Аның өстенлекләре: максималь чит системалар һәм тестлаштыру фреймворклары белән интеграцияләшү; максималь комплекслы функциянал; махсус техник чишелешләр ярдәмендә югары тизлектә тест модельләрен төзү һәм тест үткәрү. Бизнес-ангеллар оешмалары берлеге үсешнең башлангыч стадияләрендә проектларга шәхси инвестицияләр җәлеп итү белән шөгыльләнәчәк.

«Барган вакыйгаларга карамастан, Иннополис актив рәвештә үсә, компанияләр һәм эш урыннары санын арттыра. Моннан тыш, без Иннополис шәһәрендә IT-белгечләргә махсус икътисади зона резидент компанияләренең һәм партнерларының ихтыяҗы артуын билгеләп үтәбез, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов. – Иннополис үсүен дәвам итә: бүген Набсоветта расланган яңа проектларны исәпкә алмыйча, махсус зонада 324 компания эшли, алар арта барган нәтиҗә белән 12,5 мең эш урыны булдырдылар, 67 млрд сум инвестиция җәлеп иттеләр, 122 млрд сум күләмендә табыш алдылар һәм 17,2 млрд сум салым түләделәр. Компанияләрне, шул исәптән җитештерү секторын да җәлеп итү эшен дәвам итәчәкбез. Әйтик, ел ахырында Лаеш районындагы МИЗ мәйданчыгында – ICL компаниясе белән берлектә платаны өслек монтажлау өчен җитештерү бинасы һәм Югары Ослан районындагы мәйданчыкта зур булмаган производстволар өчен технопарк файдалануга тапшырыла. Иннополис стратегия һәм билгеләнгән курс нигезендә үсә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International