Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эре предприятиеләрнең идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары белән очрашуын оештырды

2022 елның 15 октябре, шимбә

Эре сәнәгать предприятиеләренең кече һәм урта производство бизнесы субъектлары белән хезмәттәшлеген активлаштыру өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе белән берлектә кайбер эш һәм хезмәт төрләрен башкарырга һәм тиешле инфраструктурасы булган җитештерү мәйданнарын бирергә әзер булган эре предприятиеләрнең идарә компанияләре һәм төбәкнең сәнәгать парклары резидентлары белән очрашуын үткәрде.

Чараның мәйданчыгы – Россиянең иң эре сәнәгать паркларының берсе – «Химград» Технополисы булды, анда 100 гә якын бизнес вәкиле B2B очрашулары уздырды, эшкуарлыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, үз продукциясен һәм мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.

Очрашуны Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев ачты. Ул билгеләп үткәнчә, очрашуның максаты – эре предприятиеләр һәм КУЭ субъектлары – сәнәгать парклары резидентлары арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру, шулай ук сәнәгать паркларының мөмкинлекләрен һәм потенциалын тәкъдир итү.

«Без бүген санкцияләр һәм кайбер чит илдә җитештерелгән комплектлау һәм җитештерү өчен кирәк булган товарларга кытлык шартларында аларны тиз арада алмаштыруга ихтыяҗ барлыгын күрәбез. Чишелеш юлларының берсе –Татарстанның тиешле компетенцияләргә ия булган һәм дәүләт ярдәме белән эре компанияләрнең таләпләрен һәм сорауларын канәгатьләндерә торган продукция чыгара алырлык предприятиеләрендә заказлар урнаштыру», – дип ассызыклады Айрат Шәмсиев.

Ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү буенча чаралар комплексы –салым ташламалары, микрозаемнар, электр энергиясе чыгымнары өлешен субсидияләү, Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды программасы, «үстерү» буенча инструментлар, муниципаль сәнәгать паркларының инженер һәм юл инфраструктурасы төзелешен финанслау эшләнгәнен искәртте.

Очрашуның бер мәсьәләсе илдә җитештерелә торган импортны алмаштыручы продукция турында мәгълүмат җыярга, эшчәнлекләре комплектлаучы, товар, чимал һәм җиһаз импортына бәйле булган заказчыларга алмаштыручы продукцияне эзләүдә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә торган «Импортны алыштыру үзәге» мөмкинлекләренә багышланган иде.

«Импортны алыштыру үзәге» – Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы буенча Дәүләт заказы агентлыгының федераль электрон сәүдә мәйданчыгы базасында оештырылган Республика маркетинг үзәге инструменты. Бу инструментта җитештерүче заводлар, кече һәм урта бизнес өчен кирәкле продукция җитештерүне үзләштерергә мөмкинлек бирә торган тәкъдимнәр бар.

Айрат Шәмсиев Татарстанда муниципаль берәмлектә сәнәгать паркы территориясендә предприятиенең җитештерү куәтләрен локальләштерүнең уңышлы мисалы барлыгын искәртте. Казан вертолет заводы Тәтеш районында аерым бүлекчә урнаштырды. Моннан тыш, вертолет заводы комплектлаучы материал җитештерү өчен «Түбән Кама» сәнәгать паркы резиденты белән хезмәттәшлек итә.

Эре сәнәгать предприятиеләренең идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары резидентлары белән хезмәттәшлеген үстерүгә комплекслы якын килү кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә, маятник миграциясен киметергә һәм чит ил продукциясен алмаштыру өчен урыннарда кирәкле товарлар һәм хезмәтләр җитештерүне оештырырга ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International