Мобилизацияләнүчеләрнең махсус хәрби операциядә катнашу вакытында бизнес белән идарә итүне ышанычлы затларга тапшыру хокукы турында Дәүләт Думасына закон проекты кертелде. Сүз шәхси эшкуарлар буларак теркәлгән яки оешманың гамәлгә куючылары булган хәрби хезмәткәрләр турында бара.
Аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, гамәлдәге законнар хәрби хезмәткәрләргә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүне оешмаларга ия булуны яки оешмалар белән идарә итүдә катнашуны тыя. Шуның аркасын‑ эшкуарларга мобилизация вакытында ашыгыч рәвештә бизнесны ябарга яки аннан чыгарга туры килә.
Закон проектын кабул итү шәхси эшкуарларга һәм юридик затларга үз оешмаларын ышанылы идарәгә тапшырырга яки, хуҗасы демобилизацияләнгәнче, аларны теркәүне вакытлыча үзгәрешсез саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Закон проекты мобилизацияләнүчеләргә алга таба шәхси эшкуар яисә юридик зат эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен җиде тәүлек вакыт бирә.