ВЭБ.РФ ярдәме белән Татарстанда туңдырма производствосы киңәйтелде

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Яр Чаллы моношәһәреннән «Челны Холод» ААҖ туңдырма җитештерүче иң эре Россия предприятиеләренең берсе, ул РФ.МОНОШӘҺӘРЛӘР фондында моңа кадәр процентсыз кредит алган (хәзер барлык функцияләр дә ВЭБ.РФ га тапшырылган) туңдырма цехының җитештерү куәтен арттырды. Бу максатларга 250 млн сум бүлеп бирелде. Инвестиция проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча моношәһәр икътисадына 1,3 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде.

Проект кысаларында вафля касәләргә һәм рожокларга туңдырма тутыру һәм төрү өчен җиһазлар сатып алынды. Мондый ярдәм гамәлдәге туңдырма җитештерүнең куәтен икеләтә арттырырга мөмкинлек бирде.

«Кече шәһәрләр үсеше өчен комплекслы якын килү мөһим. ВЭБ.РФ ярдәме Татарстан моношәһәрләре инфраструктурасын камилләштерергә, аларның коммерция һәм социаль перспективаларын үстерергә ярдәм итә. Корпорация белән берлектә без, инвестпроектларны тормышка ашыру, гражданнарның тормышын тәэмин итү һәм яңа эш урыннары булдыру өчен уңайлы шартлар тудырып, эшкуарларга ярдәм итәбез», – дип билгеләде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Предприятиедә өстәмә 20 яңа эш урыны булдырылды.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк моношәһәрләргә ярдәм итү белән профильле үсеш институты – «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешма шөгыльләнде. 2020 елда гамәлгә кертелгән үсеш институтлары реформасына бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, РФ.МОНОШӘҺӘРЛӘРНЕ юк итү тиеш. Фонд проектлары портфеле, шулай ук оешманың барлык функцияләре ВЭБ.РФ. га күчте. Агымдагы елның сентябреннән дәүләт корпорациясе моношәһәрләр эшкуарларыннан гаризалар кабул итә башлады.


Белешмә өчен: «Челны Холод» ААҖ 2000 елда теркәлгән. Предприятие ассортиментында 120 төрдән артык туңдырма бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International